Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
     
                                  ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  - КАРТАДА
                                               
      
      
                                           ГЕОГРАФИК  МӘГЪЛҮМАТ
     
    Татарстан Русия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Кама очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән 797 км ераклыгында урнашкан.
    Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км.
    Татарстан территориясе – урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар. Территориянең 90% диңгез биеклегенән 200 метрдан югарырак.
    Татарстан территориясенең 16% урманнар белән капланган. Фаунасында 500дән артык хайван төре бар.  Татарстан Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән 170 м га, ә аерым урыннары 300—350 м га җитә. Күбесенчә, биеклеге 100 м дан узмаган түбәнлекләрдән тора.
    Көнчыгыш Аурупа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә, республиканың көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.
    Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200—250 м биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.
    Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ. б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.
     
    ТАТАРСТАННЫҢ   СИМВОЛЛАРЫ
     
                                                               
     
         Татарстан Республикасында 1990 елның 30 августында Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителде. 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады. 1992 елның 31 мартында Татарстан Чечня белән берлектә Федератив килешүне имзаламады. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан конституциясе кабул ителде. 2000 елдан башлап Конституциягә кертелгән үзгәртүләр нәтиҗәсендә Татарстан Русия Федерациясе субъекты. 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Шурасы Конституциягә кертелгән үзгәртүләрне хуплады. 2005 елның октябрендә Татарстан һәм федераль үзәк арасында яңа килешү имзаланды. Килешүдә ике дәүләт теле расланды.
        Дөньяда 170тән артык бәйсез дәүләт исәпләнә. Һәр дәүләтнең үз символлары була: флаг (әләм), герб (тугра) һәм гимн. Татарстанның дәүләт флагы өч өлештән тора: югары өлеше — яшел, аскы өлеше — кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс — кояш, ут төсе. Яшел төс — туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Ак төс — намус, тынычлык-иминлек билгесе. Татарстанның дәүләт флагы 1991 нче елда кабул ителде. Аның авторы — халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстанның дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, ә уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый ала. Барсның ян-ягында түгәрәк калкан урнашкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк — озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста "Татарстан" сүзе язылган. Туградагы кызыл, ак, яшел төсләр — дәүләт флагы төсләре. Барс артындагы кояш аяз күкне, яктылыкны аңлата. Татарстанның дәүләт гербы 1992 нче елда кабул ителде. Аның авторы — рәссам Риф Фәхретдинов. Татарстанның дәүләт гимны 1993 нче елда кабул ителде. Ул күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасына язылган. Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы мизгелләрдә яңгырый. Татарстанның һәр гражданы дәүләт символларын хөрмәт итәргә һәм аларны сакларга тиеш. Бу — аның изге бурычы.
    Тарихи һәм географик факторлары буенча Татарстан күптән ике зур цивилизация һәм мәдәният арасында яши: көнчыгыш һәм көнбатыш. Шушы фактор Татарстанның бай мәдәниятын билгели.
    Мәдәни мирасны саклау һәм популяштору эшенең иң күркәм үрнәге — Казан Кремле. Шулай итеп, Казанның 1000-еллыгын билгеләү Татарстанның мәдәни үсешен, дини һәм милли толерантлык идеяләрен билгеләделәр.
    Татарстанда 825 газета-журналлар чыга. Шул исәптә шәһәр һәм район газеталары, Алар рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә чыгалар.
     
     
                                               ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОНСТИТУЦИЯСЕ
     
    Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый төзелеш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия. Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм инану иреге бирелә. Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша. Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
     
     
                                                               ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

     
    Татарстан — көчле фән һәм мәгариф потенциаллы төбәк. Мәгарифтә 170 000 кеше мәшгуль. Урта 11 еллы белем алу мәҗбүри һәм бушлай. Гомумән, Татарстанда 2434 белем бирү учреждениясе бар, барлыгы якынча 600 000 укучы укый.
    Иң популяр университетлар: Идел буе (Казан) федераль университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты (КАИ). Казан дәүләт технология университеты (КХТИ). Казан дәүләт финанс-икътисади институты. Казан дәүләт медицина университеты. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Казан дәүләт аграр университеты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты. Казан дәүләт энергетика университеты. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты. Кама дәүләт һәндәси-икътисади академия (ИНЭКА)

                                               КАЗАН   – ТАТАРСТАННЫҢ БАШКАЛАСЫ 
     
    Ул Русиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт. Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте. 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада, 2015 - су спорт төркемле Дөнья чемпионаты үткәрелә, ә 2018 елдагы Дөнья футбол чемпионаты шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) кабул итә.
     
     
                                    ТАТАРСТАН- МИНЕМ РЕСПУБЛИКАМ
     
        Нәрсә ул Туган ил? Ул – синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урманың, шәһәрең, авылың. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез – Татарстан Республикасы. Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Яшел киңлекләр, кыр, урманнар һәм күлләр илендә – Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә – инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу – Казан, Идел буендагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы. Нурлы, дәртле, моңлы Казаныбызның юбилее якынлаша. Галимнәрнең күпъеллык эзләнүләре шәһәребез төзелә башлауга кимендә 1000 ел булуын ачыклады. Татар халык мәкале: "Иле барнаң теле бар", – ди. Телебез, мәдәниятебез гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Г. Тукайның "Пар ат" шигырендә ерак бабаларыбызга, туган халкыбызның тарихына, мәгърифәтенә мөнәсәбәте чагыла.
    Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
    Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
    Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
    Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда нур... – ди.
     
                                                            МЕҢ ЕЛЛЫК КАЗАН
     
     Казан шәһәренә – 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗәни, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр. Казансу шәһәребезнең нәп-нәкъ уртасыннан ага! Каршы якта – Кремль диварлары, Сөембикә манарасы, мәчет урынына салынган чиркәү... Һәрберсе тарихи вакыйгаларга алып чыга. Бу корылмалар Казан ханлыгы чорыннан калган, аннан соң бераз үзгәртелгән. Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында – Сөембикә манарасы. Ул – безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты. 1552 нче ел, 2 нче октябрь... Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йорәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү – урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетерәндергеч 1552 нче елдан бирле, халык көткән көн килде изге сәгать сукты! Сөембикәне әсир итеп алып кителүе Г. Моратның "Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе" шигырендә ачык чагыла.
    Хуш, бәхетле халкым,
    Мин калдырам сине.
    Алларыңда торам мең афәтле килеш,
    Йөзең канлы килеш, җәрәһәтле килеш!
    Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты.
     
                                                                            КАЗАН КРЕМЛЕ

    Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан — Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Башкалабызның үзәгендә, Казансу елгасы ярында Кремль урнашкан. Казан Кремле турында XVI гасырда ук тарихчылар сокланып язганнар. Аның эчендә таштан эшләнгән хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзерге Татарстан Республикасы президенты резиденциясе урынында элек хан сарае булган. Сарай каршындагы зур мәйданда биек каравыл манарасы торган. Иң гүзәл архитектура һәйкәле — Сөембикә манарасы да күзәтү урынына охшаган. Кызыл кирпечтән салынган бу манара җиде катлы. Аның өч каты дүрткырлы, ә калганнары сигезкырлы итеп эшләнгән. Манараның эчке ягында тар һәм текә баскычлар ясалган. Кремльдә тагын бер гүзәл манара — Спас манарасы бар. Ул XVI гасырда төзелгән, ә XVIII гасырда аңа сәгать урнаштырылган. Элегрәк Кремльдән төрле якларга чыга торган 13 капка булган, хәзер сигезе генә сакланган. Казан кунаклары Сөембикә-ханбикә манарасы, Благовещение соборы һәм башка тарихи һәйкәлләрнең матурлыгына сокланалар.
     
                                                             КОЛШӘРИФЕҢ КАЙТТЫ КАЗАНЫМ...
     
    Элекке заманнарда үзгәрешләр хәзерге кебек тиз бармаган. Бәлки, Казанның хәтта зур шәһәргә әверелүенә дә мең ел түгелдер. Мин киләчәктә башка милләт галимнәре дә чын дөреслекне таныр, аның яшен тагын да зуррак күрсәтер дип өметләнәм.
    Япа-ялгыз идең, гүзәл бикә!
    Ничә гасыр уздырдың син "биктә”.
    Кол Шәрифең кайтты, Сөембикә,
    Синең янәшәңә – биеклеккә!
     Изге җанлы шагыйрь Кол Шәрифең
    Телсез гасырларда атлап узган!
    Иманнарын җуйган мескеннәргә
    Кылыч түгел, манаралар сузган!
    Читләр арасында япа-ялгыз,
    Түзеп килдең тоткынлыкта – биктә!
    Изге җанлы шагыйрь Кол Шәрифең
    Инде синең янда, Сөембикә!
    Артта калды айсыз торган чорың,
    Урман кебек тәре арасында!
    Кол Шәрифең кайтты, Сөембикә,
    Мең яшәгән Казан каласына!
     Изге җанлы шагыйрь Кол Шәрифтән
    Күпме изгелекләр бар аласы!
    Кочак җәеп каршылачы үзен,
     Мең яшәгән татар башкаласы!
                                                                      ЮНЫС САФИУЛЛИН
     
    Казанның меңъеллыгына Кремль эчендә бик гүзәл бер мәчет калыкты. Аны Колшәриф мәчете дип йөртәләр. Казан ханлыгында шундый исемле бер галим, рухани яшәгән. Ул барлык руханиларга да баш булган, сәет дәрәҗәсен дә йөрткән. Аның бай китапханәсе, ул хезмәт иткән мәчет Казанны алу вакытында җимерелеп беткән. Патшасы да, сәүдәгәре дә, илчесе дә Колшәриф белән киләшкән. Сөембикә-ханбикәнең дә иң якын кешесе саналган ул. Флүс Латыйфиның "Хыянәт" романында Казан Кремле янында сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Автор Кол Шәрифне тулы канлы каһарман буларак күз алдына бастыра алган. Романда Кол Шәриф шактый тулы эшләнгән образ. Ватанны саклар өчен, кулына корал алган рухани алдында без бүген дә баш иябез. Кремль диварлары, тирә-ягы гел төзекләндереп тора. Соңгы елларда аның әйләнәсендәге болынлыклар элеккерәк вакытына охшатып киңәйтелде Колшәриф мәчетенең күренеше ачылды. Янәшәдәге цирк бинасы да үзенчәлекле кыяфәт алды. 
     
                                                       ТОРЫГЫЗ, МУСАЛАР...
     
    1967 нче елларда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды. "Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кою, көчле рухларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!" – дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемннән дә курукмаган, каһарманнар җанлы үрнәк безгә!
     
                                              ТАТАРСТАН –БАЙ ДӘҮЛӘТ.
     
    Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычыранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш. Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә И. Гази "Гади кешеләр", Ш. Бикчурин "Каты токым", Г. Ахунов "Хәзинә" әсәрләре белән танылды.
     
                                           ТАТАРСТАНЫҢ ТАБИГАТЕ
     
    Безнең Татарларыбызның табигате дә бик матур һәм шифалы бит! Яз дисәң – чын язы, җәй дисәң – чын җәе, көз дисәң – чын көзе, кыш дисәң – чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә – кышны. Халыкыбызның сөекле шагыйре әйтмешли, һавабыз шундый: Анда бик салкын вә би эссе түгел, урта һава.
    Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.  
     
                                         ТАТАР ДИГӘН МИЛЛӘТЕМ БАР
     
    Иң зур байлыгы, олы горурлыгы – Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күделле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мардва, удмурд һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әиткәндә,"тел лөгать, гадәт вә ахлак алмашып " яшәгәннәр. Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу – Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына "Сабан туе – хезмәт туе", дип җырламыйлар. Бу көнне бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Башкалабыз Казанда бу бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелә. Халкыбызның зур байлыгы – мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзерге көндә иң изге бурыч – үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Казанның бүгенгесе дә аның меңеллык тарихына керә. Су буенда калыккан зур йортлар, Милли мәдәни үзәк, Ирек һәйкәле хакында да бервакыт әллә кайчан төзелгән биналар кебек сөйләрләр. Мин, әллә ничә гасырлар узгач та, татар милләтенең бетмәвен, Казанда татарча җырлар яңгыравын, татар театрларының эшләвен телим. Дәртле, Нурлы башкалабыз – Казанның үзем теләгән югары уку йортына белем алып үз максатыма ирешсәм, халкыма, телемә тугрылыклы хезмәт итә алсам – бу минем өчен зур бәхет булыр иде! Казан! Мең ел сиңа!
    Тагын, картаймыйча,
    Миллион еллар узсын.
    Бер-бер алсу таңда
    Башка исемле кыз
    Сиңа кулын сузсын.
    Бу бит – минем туган,
    Торган, үскән җирем.
    Татар иле! – дисен.
     
     ТАТАРСТАН ТАРИХЫННАН
     
    Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. Унынчы гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырылган. Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар, төрле кораллар, савыт-саба эшләгәннәр. Болгарларның үз язулары булган; фән, мәдәният; мәгариф үсеш алган. 1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң яңа дәүләт — Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була, Казан ханлыгы кешеләре игенчелек, тукучылык белән шөгыльләнгәннәр. Бу чорда бик матур биналар, мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзелгән. Казан шәһәрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр. Илдә ханнан кала икенче кеше сәед булган. Сәедләр мәдрәсәләр тотканнар, мәгърифәт таратканнар. 1708 нче елда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә. Казан губернасы хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган. Икътисади тормышның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил иткән. XVIII нче гасырда Казанда зур остаханәләр, завод-фабрикалар барлыкка килгән. Бу чорда Казан Россиянең иң эре сәүдә үзәкләренә әверелә. Шәһәр бик тиз үсеш ала. Анда телефон үткәрелә, шәһәрнең үзәк урамнарында трамвай йөри башлый, завод-фабрикаларның саны арта, тимер юл челтәре киңәя. 1920 нче елда Татарстан Автономияле Республикасы төзелә. Татарстанда яңа заводлар, комбинатлар ачыла. 1921 нче елда татар теле дәүләт теле дип игълан ителә. Сугыштан соңгы елларда Татарстанда югары сыйфатлы товарлар җитештерелә башлый. 1950 нче елда «Татнефть» берләшмәсе төзелә һәм республикабызның икътисадында яңа тармак — нефть сәнәгате барлыкка килә. 1956 нчы елда Татарстан нефть чыгару буенча СССРда беренче урынга чыга. Татарстанның заводларында һәм республикаларында җитештерелгән самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, җылылык үлчәү приборлары, тегү һәм мех әйберләре дөньяның бик күп илләрендә чыгарыла. 1990 нчы елда Татарстан Республикасы суверенитетлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанның беренче Президенты сайланды, Дәүләт символлары булдырылды, Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Бүгенге көндә ТРсы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре һәм чит илләр белән икеяклы килешүләр төзи һәм тыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Татарстанның чит илләрдә 17 вәкаләтле вәкиллеге бар. Алар чит ил кешеләренә Татарстан турында тулы мәгълүмат җиткерәләр. Хәзерге вакытта Татарстан үзенең сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни казанышлары белән дөньякүләм танылган республика.
     
                                      ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ КИТАПХАНӘСЕ
     
    Татарстанның Милли китапханәсе Казанда, Кремль урамында иң матур биналарның берсендә урнашкан. Бу бина фабрикант А.Ушков үтенече буенча күренекле архитектор Карл Мюфке тарафыннан салдырыла һәм бизәлә. Бүгенге көндә дә китапханәнең залларында бу йортның хуҗасы Алексей Ушковтан калган бәллүр люстралар эленеп тора. Шул чорның шәмдәлләре, сәгатьләре, каминнары, серле мәгарәләре - барысы да үз урынында. Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ачылуга зур өлеш керткән кешеләр булып әтиле-уллы Второвлар санала. Иван Алексеевич Второв, гомере буе төрле телләрдәге китаплар, журналлар җыйган. Аның байлыгы мирас булып улы Николай Иванович Второвка күчкән. Петербургка күчеп киткәндә, Николай Второв әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк итеп калдырган. Шулай итеп, Казанда беренче китапханә ачылган. Татарстанның баш китапханәсе 1991 нче елда Милли китапханә статусын алды. Бүгенге көндә милли китапханә - дөньяда татар китабын, республика тормышына караган әдәбиятны туплау, саклау, тарату белән шөгыльләнә. Аның хәзинәсендә 3 миллионнан артык китап һәм документлар саклана. 14 меңнән артык кулъязма һәм сирәк очрый торган басма китаплар — китапханәнең байлыгы. Китапханәдә төрле бүлекләр бар: борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге; дөнья әдәбияты бүлеге; сәнгать бүлеге; фәнни әдәбият, техник әдәбият, фәнни-методик әдәбият бүлекләре, туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар бүлеге, матбугат бүлеге; чит ил әдәбияты бүлеге һәм башкалар. Хәзерге вакытта Милли китапханә — Идел буе мәдәниятенең әһәмиятле үзәге. Ул халыкара танылу да алды: китапханәләрнең халыкара ассоциациясенә керде, аның барлык Конгрессларында катнаша. Милли китапханә Америка Кушма Штатларының 8 китапханәсе, Канаданың, Төркиянең һәм башка чит илләрнең китап саклагычлары белән китаплар алмашу турында килешүләр төзеде. Китапханәнең эшчәнлеге күпкырлы. Анда фәнни-гамәли конференцияләр, язучылар белән очрашулар уздырыла, камера оркестры һәм җырчылар чыгыш ясый. Ел саен иң популяр китап конкурсына йомгак ясала. Шулай ук күргәзмәләр оештырыла, китапка багышланган әдәби кичәләр үткәрелә. Татарстанның Милли китапханәсе үзенең эшчәнлеге белән халыкларны якынайтуга зур өлеш кертә.
     
                                                                                      ТАТАР ТЕАТРЫ
     
     Татар профессиональ милли театрының туган көне - 1906 елның 22 декабре. Бу көнне атаклы драматург, артист, режиссер Галиәсгар Камалның "Кызганыч бала" әсәре сәхнәләштерелгән. Г.Камал татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы булып санала. Беренче татар драма артистлары труппасы "Сәйяр" (сәяхәтче) дип атала. Ул Казанда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә төзелә. Аннары труппага сәләтле артист, режиссер Габдулла Кариев килә һәм тиздән труппа белән җитәкчелек итә башлый. Беренче елларда спектакльләр Казанда оештырылган "Шәрекъ клубы"нда куела. Г.Камалның "Беренче театр", "Бәхетсез егет", "Безнең шәһәрнең серләре" һәм башка бик күп әсәрләре, Ф.Әмирханның "Яшьләр", Г.Исхакыйның "Зөләйха" драмалары зур уңыш казана. 20 нче еллар башында татар театры Казандагы элек купецлар йорты булган бинага урнаша, ә 1926 нчы елда Горький урамына, элек чиновниклар клубы урнашкан һәм зур тамаша залы булган бинага күчә. 1986 нчы елда исә театр өчен махсус бина салына. 20 — 30 нчы еллар — татар театрында музыкаль драма жанры туган чор, һәм театр музыкаль драма театры сыйфатында яши. Бу елларда К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе" әсәрләре сәхнәдән төшми. Татар халкының күренекле композиторы С.Сәйдәшев бу әсәрләргә музыка яза. Шәхес культы елларында татар театрының иң яхшы вәкилләре юк ителә: театрның баш режиссеры, үлемсез "Зәңгәр шәл" авторы — К.Тинчурин 1938 нче елда атыла; беренче профессиональ композитор С.Сәйдәшев нахак яла белән театрдан куыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, татар академия театрының күп кенә артистлары фронтка китә һәм сугыш кырларында ятып кала. Нәтиҗәдә 30 — 40 нчы елларда театр зур югалтулар кичерә. Театр тормышында җанлылык бары тик 50 нче елларның яртысында күзәтелә башлый. Театрга яшь драматурглар, режиссерлар килә. Мәскәүдәге Щепкин училищесын тәмамлап, бер төркем яшьләр кайта, Казан театр училищесын бетерүчеләрдән иң яхшылары труппага алына. 1966 нчы елдан башлап, театрның баш режиссеры булып Марсель Сәлимҗанов эшли (2002 нче елда вафат). Ул заман таләпләренә туры килгән репертуар булдыра, һәм театрда мелодрамалар, водевильләр, халык драмалары куела башлый. Нәтиҗәдә тамаша залы беркайчан да буш булмый. Соңгы 40 ел эчендә татар театрында 200дән артык спектакль куелган. Алар арасында татар, рус, дөнья классикасы тәрҗемә әсәрләре бар. Хәзерге вакытта тата
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Архив
    plugins-css.3dn.ru/