Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Сәламәт булу-бәхет
     

                           

    "Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.
    Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше  дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә.
    Хөкүмәт табигатьне саклауга, хезмәт шартларын,   куркынычсызлык техникасын яхшыртуга зур чыгымнар тота. Сәламәтлекне саклау даими рәвештә камилләшә.
    Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек.
    Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!
    Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек турында аңа куркыныч янаганда гына исләренә төшерәләр. Ләкин инде бу вакытта сүз авыруны дәвалау турында барырга тиеш. Ә бит югыйсә, организмыңны балачактан ук даими саклап һәм күзәтеп тору җиңелрәк тә,
    ышанычлырак та. Акылга җиңел режим, көн тәртибе, җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгы, хис- тойгыларыңа хуҗа булу – ягъни физик культура, сәламәт тән культурасы төшенчәсенә керә торган шартларны гына үтәргә кирәк, юкса.
    Чын-чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк.
    Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк.
    Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый.
    Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.
    Халыкның сәламәтлеген ныгыту, масса төсендәге спорт төрләрен популяштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү Иң мөһиме – озак яшәүгә газаплар белән түгел, ә шатлыклар белән барырга кирәк.
     
    Ашыгып ашау зыянлы, тиз йөрү файдалы

                    
     
    Чит ил белгечләре, тикшеренүләр  уздыргач, кеше тизрәк ашаган саен күбрәк тазара дигән нәтиҗәгә килгән. Моның аңлатмасы гади: ризыкны яхшылап чәйнәмичә йотканда организмда баш миенә сигнал җибәрүче механизмнар  кабынырга өлгерми икән.  Психологлар исә тиз ашау гадәте кешедә  бала вакытта  барлыкка килә дип кисәтә. сабыйлар тизрәк ашап, уйнарга чыгып чабу  ягын гына карый бит. Тиз ашау ашказаны -эчәк  трактында тайпылышлар башлануга да китерә.  Ашыгып ашау кебек, ашыгып эчү дә  зыянлы. Бу вакытта шулай ук  ашказаны сыекчасы  кислоталалыгы бозылырга мөмкин.
     Тиз сулаганда һава җитми, йөрәк тибеше ешая, кеше хәлсезлек сизә, фикерен  туплый алмый, баш миенә кирәк кадәр  кислород бармый.
    Кеше стресс  кичергәндә, аркасы, муены авыртканда, психикасына   зыян килгәндә тиз- тиз сулый башлый. Бу хәл шулай ук астма, бронхит кебек  үпкә авырулары күзәтелгәндә дә кабатлана.
     Ә менә тиз йөрү сөякләрне ныгыта, остеохондроздан саклый, матдәләр алмашын җайга сала, артык гәүдә авырлыгына  каршы көрәшергә булыша.   
     
     
                                         Кеше. Сәламәтлек. Ислам дине

    Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе – аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырыша. Табибларга мөрәҗәгать итә, экстрасенсларга бара. Ләкин байтак очракта мондый эзләнүләр уңыш китерми, чөнки гамәлдә авыруның сәбәбен бетерү түгел, аның нәтиҗәсен дәвалау гына киң урын алган.
    Нишләргә? Сәламәт һәм озын-озак яшәү юлын каян табарга? Ислам дине кушканча, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәүдән!
    Ислам дине – кеше сәламәтлегенә бик игътибарлы дин. Коръәни-Кәримдә һәм хәдисләрдә аерым шәхес һәм җәмгыять саулыгы турында кайгырту хокукый нормалар, таләпләр төсен алган.
    Беренче чиратта ул шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Көненә биш тапкыр тәһарәт алу, юыну, өс-баш киемнәрен, намаз укый торган җирләрне чиста-пакь тоту, тырнак кисү, гаурәт һәм култык асты йоннарын кырып йөрү, сөннәткә утырту - һәр мөселман өчен фарыз эш. Йогышлы бактерияләрнең ризык, су һәм һава аша таралуын булдырмас өчен пәйгамбәребез (с. г. в.) төчкергәндә һәм йөткергәндә авыз-борыннарны капларга, аш-су өстен ябарга, йокыдан торгач юынмаган килеш ризыкка орынмаска, акмый торган суда кече хаҗәтеңне үтәмәскә һәм коенмаска кушкан.
    Хәдисләрдә өеңне һәм ишек алдыңны, юлларны һәм кеше күп җыела торган урыннарны чиста тотарга кушу, кеше йөргән җирдә, күләгә һәм чишмә-коелар тирәсендә тышка чыгудан тыю – җәмгыятьнең саулыгы турында борчылудан.
    Коръән һәм хәдисләр зыян китерердәй хәрам ризыклар ашаудан һәм эчүдән тыялар. Үләксә, кан, дуңгыз ите, "Бисмиллаһи, Аллаһу әкбәр” әйтми суелган, буып, кыйнап үтерелгән, егылудан, сөзүдән үлгән терлекләр ите шундыйлар рәтенә керә. Кешенең җан-тән, акыл саулыгы турында кайгыртып, изге язмалар аракыны, исерткеч эчемлекләрне, наркотикларны хәрам дип игълан иткән.
     Ислам дине тыеп кына калмый. Ул җирдәге байлык, рәхәтләрне киң кулланырга рөхсәт итә һәм хуплый. Тик, әлбәттә, авыруга сабышмас өчен туймас тамакка әйләнмәскә кирәк. Ураза тоту – сәламәтлек өчен гаять файдалы.
    Иманыбызны саклап, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәү безгә гомер буе таза-сәламәт булып калырга булышыр, җир йөзендә яшәвебезне сәгадәтле һәм шатлыклы итәр.
    («Шифалы йөз киңәш» китабыннан).
     
                                           Кан басымын җиңәргә

    Артериаль басым — зур кан тамырлары тышчасындагы кан баганасы бамымы ул. Аның зурлыгы төп ике факторга бәйләнгән. Беренчедән, йөрәкнең кыскару көченә һәм тамырларда агучы кан микъдарына; икенчедән, кан тамырлары тышчасындагы басымга. Кан басымы терекөмеш баганасында билгеләнгән миллиметрларда үлчәнә һәм ике сан белән билгеләнә. Мәсәлән, 120/80. Монда 120 — йөрәк кыскарганда билгеләнгән югарыгы басым, 80 — йөрәк тынычланганда билгеләнгән аскы басым.
    Кешедә гипертония барлыгын билгеләү өчен кан басымын даими үлчәп тору зарур. Әгәр берничә кат үлчәүдә кан басымы 140/90 яисә аннан да югарырак күтәрелсә, бу инде гипертония, дигән сүз.
    Кан басымын ничек үлчәргә?
    Һәр кеше үзенең кан басымын үзе дә үлчи ала. Һәрхәлдә, моңа өйрәнү авыр түгел. Шул уңайдан кайбер кагыйдәләрне исегезгә төшереп китү урынлы булыр.

    * Кан басымын үлчәү алдыннан 30 минут кала кофе эчәргә, тәмәке тартырга ярамый;

    * Кан басымын үлчәр алдыннан урындык аркасына сөялеп, 5 минут чамасы тыныч кына утырып торыгыз;

    * Бөердә җыелган сидек тискәре йогынты ясамасын өчен, организмны әлеге сыеклыктан арындырыгыз;

    * 2 минут ара калдырып, кан басымын ике тапкыр рәттән үлчәгез. Аннан соң уртача күрсәткечне исәпләп чыгарыгыз.

    Белеп торыгыз: югары кан басымы йөрәк-кан тамырлары, бөер авыруларын, миокард инфарктын, баш мие инсультан китереп чыгаручы төп сәбәп булып санала. Кайбер кешеләрдә гипертония үзен сиздермәскә дә мөмкин, монысы тагын да куркынычрак.

    Кагыйдә буларак, бер барлыкка килгән гипертония гомер буе дәвам итә. Аны тулысынча дәвалап булмый. Әмма сез төшенкелеккә бирелмәгез, үзегезнең кан басымын даими контрольдә тотып, тиешле чарасын күрә аласыз.
    Гипертония нәрсәсе белән куркыныч?
    Билгеле булганча, кеше өлкәнәйгән саен, аның организмы да ныклыгын югалта бара. Ә югары кан басымы органнарның бу халәтен тагын да тирәнәйтә. Иң элек ул баш миен туендыручы артерияне һәм бөерләрне зарарлый, шул сәбәпле, йөрәк эшчәнлегендә дә тискәре йогынты ясый. Кан басымы күтәрелгәндә, йөрәккә төшкән авырлык күпкә арта. Шуның нәтиҗәсендә, йөрәк тышчасы калыная, ритм бозылу барлыкка килә. Өстәвенә, йөрәкнең үлчәме үзгәрә, эшчәнлеге бозыла. Бу, үз чиратында, тын кысылуга, аяклар шешенүгә китерә. Югары кан басымы еш кына авыр нәтиҗәгә — миокард инфарктына китерә.

    Югары кан басымыннан тамырлар шартлап, (инсульт булырга) мөмкин.
    Кан басымы күтәрелүдән бөер тышчасы калыная, кан тамырлары кысыла. Нәтиҗәдә, бөернең фильтрлау сәләте кими. Ә бу, үз чиратында, шлаклар күбәюгә китерә. Шул рәвешле бөер эшчәнлеге бозыла.

    Кан басымын күтәрүче сәбәпләр:

    * гәүдә авырлыгының артуы;

    * нәселдән күчкән гипертония;

    * тозны артык күп ашау.

    Тәҗрибәләр күрсәтүенчә, гәүдә авырлыгын 4–5 килограммга киметү, физик активлыкны 50 процентка арттыру югары кан басымын 10 һәм 8 миллиметрга кадәр киметә ала.

    Инде әйткәнемчә, тозны күп ашау кан басымы күтәрелүгә бик җитди сәбәп булып тора. Бактың исә, кеше организмына көндәлек 1/4 чәй кашыгы тоз да җитә икән. Аңлашла булыр, тозны аз куллану да кан басымын төшерә.

    Нәрсә ашарга?

    Гипертониядән аеруча калий һәм кальцийга бай ашамлыклар белән туклану файдалы. Ә алар күпчелек җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыкларында һәм балыкта була. Мәсәлән, күрәгә, йөзем, караҗимеш, банан, персик, абрикос, слива, фасоль, борчак, бәрәңге, кабак, шпинат, сөт, йогурт гипертониядән файдалы ризыклардан санала. Калийга бик бай банан исә кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итә. Моның өчен көн саен бер банан ашарга кирәк. Шул ук вакытта, магнийга бай саналган солы, бодай, карабодай, соя, чикләвек һәм диңгез ризыклары да, организмга уңай йогынты ясап, кан басымын нормальләштерә ала.

    Нәрсә ярамый?

    Гипертония интегүчеләргә майлы ит, куе шулпалар, каты чәй, кофе, какао, терлек майлары, тозлы ризыклар ашарга һич тә ярамый.

    Шулай ук гәүдәнең артык дәрәҗәдә авырлыгы да гипертония һәм башка йөрәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Ә ябыгу — зур сабырлык таләп итүче җитди эш. Әйтик, төрле диеталар белән кыска выкыт эчендә кинәт ябыгу белән мавыгу һич тә файдалы түгел.

    Ничек ябыгырга?

    Ябыгу өчен организмга азык белән кергән калорияне киметү, физик активлыкны арттыру сорала. Мәсәлән, атнага ярты килограммга ябыгу өчен һәр көн 500 калорийга азрак ашарга, 500 калорийны күбрәк сарыф итәргә кирәк. Шул рәвешле, алты ай эчендә гәүдә авырлыгын 10 процент киметә аласыз. Мондый ысул белән авырлыкны югалту файдалырак та, тотрыклырак та.

    Шулай ук физик активлыкны да кинәт кенә арттырырга киңәш ителми. Баштагы вакытта көнгә 30 минутлык физик активлык бик җиткән. Моның өчен тиз-тиз җәяүләп йөрергә, теннис уйнарга, велосипедта йөрергә, йөзәргә, биергә, ритмик гимнастика ясарга, бакчада эшләргә, өй җыештырырга кирәк.

    Тик мондый физик эшләрне ашаганнан соң ук, бик салкында яисә бик җылыда эшләмәгез һәм аларны башкарганда йөрәк тирәсендә авырту барлыкка килсә, шунда ук туктатыгыз. Чөнки физик хәрәкәт арткан саен йөрәк тибеше көчәя һәм ешая.

    Моннан тыш, кан басымы күтәрелүгә спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләр дә сәбәпче булырга мөмкин.

    Ничек дәваланырга?

    Гипертониядән медикаментлар кулланып дәвалануга (медикаментоз) берничә группа препарат керә. Бары тик табиб кына, һәр кешенең шәхси үзенчәлекләреннән чыгып, тиешле дару билгели ала. Монда кешенең яше, җенесе, кичергән авырулары да исәпкә алына.

    Төрле азык өстәмәләре куллануга килгәндә, аларны табиб билгеләгән дарулар белән алыштырырга һич тә ярамый.

    Гипертония һәм йөклелек

    Кайбер хатын-кызларда гипертония йөклелек чорында барлыкка килә. Югары кан басымы, иң беренче чиратта, аларның бөеренә тәэсир итә. Бу исә баланың кирәкгеннән алда тууына, туасы баланың авырлыгына йогынты ясарга мөмкин. Шуның өчен йөкле хатын-кыз үзенең кан басымын даими контрольдә тотарга тиеш. Иң элек, аңа тоз куллануны, физик активлыкны киметергә киңәш ителә. Кан басымы күтәрелгән очракта, бары тик табиб билгеләгән даруларны гына эчәргә кирәк.

    Кан басымын күтәрүче төп сәбәпләр:

    * табиб билгеләгән даруларны даими эчмәү;

    * кирәгеннән тыш тозлы ризык ашау һәм сыеклык эчү;

    * физик активлык түбәнәю;

    * спиртлы эчемлек эчү, тәмәке тарту.

    Инде аңлавыгызча, кан басымын нормальләштерү табибтан гына тормый. Иң мөһиме, кешенең дәвалануга җитди мөнәсәбәте булуы зарур. Табиб билгеләгән даруларның кан басымын дәвалауда нибары ярдәмчеләр генә икәнлеген онытмагыз.

    Лилия Нургалиева, терапевт.

    («Саләматлек», 3 (147), 2010 ел)
     
     
                                                           Ач тору файдалымы?

    Кешенең бик борынгы бабаларының үсү-камилләшү процессында шактый озак ач торуга түзү сәләте булдырылган һәм генетик яктан ныгытылган, бу исә яшәү өчен башка хайваннар белән көрәштә аларга һичшиксез өстенлекләр биргән. Кешегә ул сәләт борынгы бабаларынна күчкән, югыйсә безнең заманда аның инде кирәге калмаган.

    Кешенең һәм хайванның озак вакыт ач торуы мөмкин тик моның булмавы яхшырак, чөнки ач торганда матдәләр алмашында бик күп үзгәрешләр килеп чыга, аларның кайберләрен тулысынча элекке хәленә кайтарып та булмый. Медицина фәннәре академиясенең Туклану институтында үткәрелгән махсус тикшеренүләр, шулай ук бөтен дөньядагы күпсанлы мәгълүматлар шуны күрсәтә бөтенләй ач тору (Судан түгел, бәлки тулысынча азыктан баш тарту күздә тотыл ач торганда суны күпме кирәк, шулкадәр кулланалар) 1—2 тәүлек дәвамында кеше сәламәтлегенә әллә ни зур зарар китерми, ул озаккарак сузылганда исә, матдәләр алмашу процессларында күңелсез һәм кире кайтарып булмаслык үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.

    Кеше якынча 40 көн чамасы бөтенләй ач тора ала (андый вакытта гәүдә массасы уртача 40% тан артыгракка кими). Шушы срокның азагына пластик материал запаслары бетә һәм, ач торганда матдәләр алмашы процессларының бик экономияле булуына да карамастан, организм тереклек өчен зарур аксымнарны сарыф итә башлый, шуның нәтиҗәсендә организмны үлемгә китерә торган таркалу-җимерелү башлана.

    Ач торганда барыннан да элек углеводлар запасы бетә, бу — организмның энергетик резервы булып торган бавыр һәм мускуллар гликогенына кагыла. Резерв углеводлар файдаланылганнан соң энергетик материал сыйфатында майлар һәм лабиль аксымнар дип аталган, ягъни организм аларның билгеле бер өлеше булмаганда да яши ала торган аксымнар файдаланыла башлый. Бу беренче чиратта мускуллардагы кыскарту аксымнарына кагыла, организмда аларның резервы шактый зур. Лабиль аксымнарны да ач торучы организм пластик максатлар өчен файдалана.

    Ач тора башлаганнан соң 5–7 көн үткәч, организмның энергетик ихтыяҗлары тулысынча резерв май исәбенә канәгатьләндерелә, ә лабиль аксымнар бары тик пластик максатлар өчен генә файдаланыла диярлек. Матдәләр алмашының шушылай үзгәреп корылуы вакытында организм шактый җитди кризис халәте кичерә, ул халәт кетон тәнчекләре дип аталган — майның тулысынча оксидлашып җитмәгән продуктларының бик тиз хасил булуына бәйле. Кетон тәнчекләре ач торучы кешенең канында һәм сидегендә кискен рәвештә артырга мөмкин, ягъни шикәр диабеты белән авыручылар өчен характерлы симптомнар күренергә мөмкин. Аерма тик шунда, бу очракта кандагы глюкоза (шикәр) концентрациясе югары булмый. Кислота үзлекләре хас булган кетон тәнчекләренең бик тиз хасил булуы канның буферлыгын киметергә һәм хәтта анын тирәлек реакциясен (рН) түбәнәйтергә, ягъни ацидоз дип аталган симптом китереп чыгарырга мөмкин.

    Тагын да озаграк ач торганда, организмның фермент системалары акрынлап кетон тәнчекләренең бик тиз хасил булуына җайлашалар һәм алга таба аларның тулысынча (углекислый газга һәм суга кадәр) оксидлашуын гамәлгә ашыра башлыйлар.

    Кешенең күпме ач тора алуына турыдан-туры тәэсир итүче фактор — лабиль аксымнар күләме. Ач тору процессында аларның микъдары бертуктаусыз кими, һәм һәр яңа көн дәвамында организмның кыйммәтле үз аксымнары күбрәк файдаланыла. Ниһаять, кеше организмының үз аксымнары тагын да сарыф ителгәндә, гәрчә әле организмның май ресурслары тотылып бетмәгән булса да, тормышка куркыныч яный торган момент килеп җитә. Озак вакытлар дәвамында бөтенләй ач торганда, кеше энергетик материал җитмәүдән түгел, бәлки пластик материал — барыннан да элек аксымнар җитмәүдән үлә.

    Шуны да әйтергә кирәк, ничек кенә парадоксаль тоелмасын, гәүдә массасы нормадан артык булган яисә симереп интегүче кешеләр бөтенләй ач торуны башкаларга караганда авыррак кичерәләр. Запас майны файдалану процесслары көчсезләнгән кешеләрдә май тукымасында майның бик күп туплануы ачыкланган. Мондый очракларда резервтагы майларны файдалануга юнәлтелгән матдәләр алмашының билгеле бер инертлыгы һәм гомумән организмда майлар оксидлашуның беркадәр акрынаюы күзәтелә. Шуңа күрә бөтенләй ач тору процессында массасы артык организм, запас углеводлары булмаганлыктан энергия чыганагы сыйфатында резервтагы майларны файдалануга авырлык белән җайлаша һәм күбрәк үзенең аксымнарын сарыф итә, алар исә бу очракта пластик максатлар өчен генә түгел, бәлки энергетик максатлар өчен дә тотыла.

    Бөтенләй ач тору тарафдарлары, мәсәлән П. Брегг ул организмда җыелган барлык зарарлы шлакларны бетерә, дип саныйлар. Әмма «шлак» сүзе фәнни термин түгел, матдәләр алмашының калдык продуктлары хакында сөйләү дөресрәк булыр. Шундыйлардан кеше организмын да углеводлар һәм майлар таркалганда хасил була һәм үпкәдән сулап чыгара торган углекислый газ бар; аксымнар таркалганда хасил була һәм сидек белән бүленеп чыга торган сидекчә, нуклеин кислоталарының пуринлы нигезләре таркалганда хасил була торган һәм сидек белән бүленеп чыга торган сидек кислотасы һәм витаминнар гормоннар һәм шундыйрак кушылмалар таркалганда барлыкка килә торган күп кенә башка матдәләр бар. Матдәләр алмашының калдык продуктлары кеше организмы тарафыннан файдаланыла алмый һәм сулап чыгарыла торган һава, сидек, тизәк һәм тир белән организмнан чыгарып ташлана.

    Бөтенләй ач тору гына, әлбәттә инде, матдәләр алмашының калдык продуктларын кеше организмында берәр төрле файдалануга китерми. Алар организмда элеккечә үк хасил булалар һәм, табигый, азрак күләмдә бүленеп чыгалар.

    Югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш, кеше организмында башка бернинди шлаклар да табылмаган. Шуңа күрә шлакларны ач торып чыгарып ташлау — гап-гади мәгънәсезлек. Ач тору тарафдарлары ач торганда организмның «яшәрүе» хакында еш сөйлиләр. Әмма ач торып караган кешеләрне җентекләп тикшерү ачлыкның яшәртү тәэсирен расламады.

    Ләкин шуңа да карамастан, ач торуның психологик йогынтысы бар, һәм шушы стресс кайчагында организмның бөтенләй үзгәрүе яисә «яңаруы» рәвешендә кабул ителә. Ашкайнату системасының кайбер авыруларын (шул исәптән бавыр, ашказаны асты бизе авыруын) дәвалаганда чыннан да ач торуның уңай нәтиҗәсе күзәтелә, бу исә әлеге системаны вакытлыча бушандырып торудан килә, ләкин ач тору һич кенә дә мәҗбүри шарт түгел.

    Авыруларның гаять аз санлы төрләре өчен (мәсәлән, шизофрения вакытында) дәвалау максатында тәүлек буена врачларның күзәтүе астында больницада (бары тик больницада гына!) үткәрелә торган ач тоту кайчагында уңай нәтиҗә бирә.

    Дәвалау максатында үз белдегең белән ач тору фаҗига белән бетәргә мөмкин — моны һәркем белергә тиеш.

    Сәламәт кеше өчен ач тору әгәр ул 1–2 тәүлектән артмаса һәм җитәрлек күләмдә минераль сулар эчкәндә (һәркөнне клизмалар ясаган очракта) зарарлы булмаска мөмкин. Тик ач тору алдыннан азыкның калориялелеген акрынлап киметү, ә ач торганнан соң калориялелекне акрынлап арттыра бару мәҗбүри шарт булып исәпләнә. 

     

                                                      Балаларга

    «Стеноз гортан» нәрсә ул? Ул ни өчен балаларда ешрак була?

    Бугаз шешеп сулыш юллары кысылу урысча «Стеноз гортани» диелә. Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә, бу — «бугаз тараю». Моның турында белү бар кешегә дә кирәк, чөнки бу чирлеләр тиз ярдәм алуга мохтаҗ. Бугаз тарайганнан тын кысылып, тән күтәрә башлаганда ярдәм күрсәтүче медикларга да җиңел түгел. Баштан сизеп, дөрес ярдәм белән тәэмин иткәндә, чирлене буылудан саклап калып була.

    Бугаз шешү я инфекциядән, я аллергиядән барлыкка килгә. Аллергиянең, һич көтмәгәндә, безгә билгеле булмаган җисемнән яки матдәдән килеп чыгуы мөмкин. Бал корты, я шөпшә чакканнан да бугаз шешкән очраклар бар. Кайчакта шул ук инфекциягә дә алергия булгалый. Белүебезчә, микробларның ниндие генә юк, аның бер төрлесе тамак-бугазны шештерә, ә икенчесе — юк. Шуңа күрә без бу очракта иң беренчедән инфекциянең төренә карап түгел, ә сулыш юллары кысылу дәрәҗәсеннән чыгып ярдәм күрсәтә башлыйбыз.

    Бугаз шешеп, сулыш юллары кысылу балаларда ешрак була. Чөнки иммунитеты ныгып бетмәгән балалар инфекцияне ешрак йоктыра. Өстәвенә балаларның тән күзәнәкләре һәм тукымалары тизрәк һәм ныграк шешүчән. Кече яшьтәгеләр тәҗрибә юклыктан үз чирләрен аңлата да белмиләр, шуның аркасында чирнең иң уңышлы дәвалардай чагы игътибар читендә ала. Чирнең башлану чорын без, олылар, күрә белергә тиеш. Сулыш юллары кысыла башлагач, чирле кеше тынны сирәк һәм тирәнрәк ала, күкрәк читлеген көчлерәк хәрәкәткә китерә. Бугаз шешүе көчәя барса, чирленең «шаулы» сулыш алуы читтән торып ук ишетелә башлый. Мәҗбүри утырып, башны өскә күтәреп сулыш алу, ирен, борын, куллар күтәрү бик җитди ярдәм кирәклекне күрсәтә.

    Бугаз шешеп, тын юллары кысыла башлаганда ук үзеңне яки чирлене махсус медицина белеме булган кешегә күрсәтү мөһим. Якын-тирәдә белгеч булмаса, билгеле, чирлене ярдәмсез калдыру дөрес түгел. Табиб ярдәме килеп җиткәнче шешүне тыеп яки киметеп тора торган дарулар биреп була. Табиблар куллана торган дистәләрчә даруны күрсәтү дөрес булмас. Өй шартларында гадәттә һәрчак булырга тиеш булган дарулардан чыгып киңәш бирәбез. Ашыгыч ярдәм китереп җиткерү бик озакка сузыласы булса, мондый чирлегә антигистамин (димедрол яки фенкарол) һәм кальций глюконатын (яки 10 процентлы кальций хлориды эремәсен) эчереп була. Аз гына сидеккугыч дару бирү дә (фуросемид яки дихлотиазид) шешне киметүгә ярдәм итәчәк.

    Бугаз шешкән очракта, авыруның хәле әйбәтләнгән кебек булса да, һәрчак чирлене тизрәк табибка күрсәтү кирәк. Югыйсә, даруның тәэсире беткәч тагын тын кысылу кабатлануы мөмкин. Аннан, бугазның шешен бетерү әле ул инфекциядән яки аллергиядән котылу дигән сүз түгел, ул бары тик сулыш юлларын ачу гына. Инфекция яки аллергия белән көрәшү өчен мондый чирлеләрне гадәттә хастаханәгә озаталар.

    Нәсимә ХӘЙДӘРОВА, югары категорияле табибә, Марат ХӘЙДӘРОВ, 1 нче категорияле табиб.

    («Саләматлек», 2 (146), 2010 ел)
                                                             Сәламәтлек һәм спорт

     
    Сәламәтлек - нәрсә соң ул? Сәламәт кеше - нинди ул?
    Бу сорауларга һәр кеше үзенчә җавап бирә ала.  Сәламәт кеше ул - үзен яхшы хис иткән, эшлисе килгән, тагын да күбрәк яңа нәрсә белергә ашыга торган кеше. Ә сәламәтлек ул - сиңа көч, дәрт бирә. Сәламәт булсаң гына, син теләгән эшләрне башкара алачаксын. Үзең туйганчы уйнарга, җырларга көчеңнән килер. Ләкин авыру кеше үзенә шушыларны рөхсәт итә аламы соң?! Кызганычка каршы, юк. Шулай да, сәламәтлек үзеннән генә килеп, китми. Сәламәтлекне ныгытыр өчен күп кеше спорт белән шөгыльләнә.
    Кешенең гомерендә спорт белән сәламәтлек кулга - кул тотынышып яшиләр. Ләкин кайберләре «спорт белән шөгыльләнәм, мин сәламәт» дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Спорт белән шөгыльләнгән кеше, физик йөкләмәләр генә түгел, ә психологик йөкләмәләр дә ала. Спортсменнар үз гомерләрендә бик күп авырлыклар кичерәләр. Ләкин шушы авырлыклар булганга, алар үз эчләрендә рух (ихтияр) көче үстерәләр. Менә шушы рух көче булганына карап, спортчылар эш кыенлыкларын җиңел кичерәләр. Спорт – бәхет һәм сәламәтлек нигезе.
    Һәрбер кешенең спорт белән шөгыльләнүдә үз максаты бар: 1) кемдер үзенең артык авырлыгыннан арынып, нәфис булырга тели; 2) кайсыбер кеше үзнең буш вакытын файдалы үткәрер өчен; 3) кайберебез үз яраткан кумирларына охшар өчен; 4) һәм күбесенчә спорт белән шөгыльләнгән кеше - сәламәт булу өчен.
    Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип әйтүе бик җиңел. Бу ел «яшьләр һәм спорт» елы дип, игълан ителде. Шушы елны без нихәтле күбрәк спорт белән шөгыльләнә алабыз, шуның хәтле шөгыльләнергә тиешбез, дип уйласак дөрес була. Ләкин без бу елны гына түгел, ә калган елларны да спорт белән көн саен шөгыльләнергә тиеш! Равилова Алсу, 7б Сәламәтлек - матурлыкның нигезе
    Сәламәтлек - матурлыкның нигезе. Ул бар нәрсәдән дә өстенрәк тора. Әгәр дә кешенең сәламәтлеге үз кулында һәм бөтен кеше дә аны үзенчә сакларга тырыша. Ә кайберләре киресенчә, алкоголь әчемлекләр кулланалар, тәмәке тарталар һәм әкренләп наркоманнарга әвереләләр.
    Һәр ата-ана баланы яшьтән табибларга күрсәтеп-тикшереп торырга тиеш. Тирә-якка әйләнеп карасак, күпме авыру кешеләр бар безнең арада. Аларның сәбәпләре төрле, ләкин аның бер сәбәбе булып дөрес тукланмау тора.
    Сәламәтлекнең нигезе булып витаминга бай ризыклар тора. Һәр кеше көненә үзенә тиеш күләмдә витаминнар һәм минераллар алырга тиеш. Витаминнар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә күп була. Җиләк-җимешләрне кеше өстәмә ризык итеп кабул итә. Кирәгеннән артык күп ашау сәламәтлеккә зыянлы. Йокы алдыннан авыр ризыклар ашасаң, йокы тынычсыз була. Чөнки ашказаны һәм башка органнар йоклаганда ял итә. Туйганчы ашамау да сәламәтлеккә зыян итә. Организм тиешле туклану алмаганда, кешенең авырлыгы нык кими, канда гемоглобин күләме азая.
    Кайбер кешеләр әшчәнлекнең хәрәкәтләнү активлыгыннан торганын белмиләр. Шуның өчен хәр иртәдә кеше зарядка ясарга тиеш. Аз хәрәкәтләнү, саф һавада йөрмәү кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Шуның өчен,һава шартларының нинди булуына карамастан, урамда йөрергә кирәк. Җәен йөгерү, велосипедта йөрү, кышын чаңгыда шуу сәламәтлеккә нык тәэсир итә.
    Сәламәт булу өчен, кеше гигиена таләпләрен үтәргә тиеш. Кешенең яшәү шартларын яхшыртырга кирәк. Пычырак эшләрдән, транспортта йөреп кайтканнан соң, ашар алдыннан кул юуны шулай ук бик кирәкле дип саныйм.
    Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, - диләр. Бу чынбарлыкка туры килә. Сәламәтлекне кеше күп очракта үзе булдыра. Китаплар укып, күңелеңне баетканда, файдалы киңәшләрне истә тотканда гына кеше сәламәт була.
    Сәламәтлек - ул зур байлык.
                                                                Галиуллина Айгөл, 7б
     
     
                                                              Сәламәтлек - зур байлык

    "Байлык - бер көнлек, саулык - гомерлек" – дигән мәкаль бар татар халкында.
    Әгәр саулык булмаса, кешенең бернинди дә бәхете булмый. Саулыкны бернинди акчаларга да сатып алырга мөмкин түгел. Аның кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә яшьтән үк сәламәтлекне сакларга, спорт белән шөгыльләнергә, җәй көне җиләк-җимешләр ашарга, саф һавада йөрергә, су коенырга, кояш нурларында кызынырга кирәк.
    Кешенең күзе күрмәсә ул дөньяның матурлыгын күрә алмый. Саулыгың булмаса, урын өстендә ятсаң, киң далаларда, сахраларда, яшел болыннарда йөри алмыйсың. 
      Күп кенә яшьләребез үзләренең организмнарын төрле агулар белән агулыйлар. Илебездә, бигрәк тә яшьләр арасында, киң таралган авырулар: наркомания, СПИД һәм башка бик күп йогышлы авырулар. Шул яшьләребездән дөньга авыру балалар килә. Ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында, балаларыбыз азап чигә. Алар балаларны дөньяга китергәнче уйламыйлар. Аннары шул авыру балаларны урамнарга, балалар йортларына ташлап китәләр.
    Дөньяга шундый аваз саласы килә: "Сәламәтлек өчен көрәшик!"
    Тормыш ул - серле бер могҗиза
    Бәхетле минутлар,
    Бәхетсез сәгатьләр
    Барысы да мизгелдәй бер уза
    Нурыңны коеп кал,
    Гомереңне тоеп кал,
    Тормыш ул - серле бер могҗиза...

       "Сәламәтлек - зур байлык”,- ди халык. Әйе, дөрес. Сәламәтлек – иң зур байлык. Авыргач кына аңлыйсың аны. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Иртән мин гимнастика ясыйм. Салкын су белән юынам. Кыш көне чаңгыда шуам. Җәй көне кызынам, елгада коенам. Бакчада эшлим, йөгерәм, теннис уйныйм. Әмма тормышта яхшы гадәтләр белән бергә начарлары да яши. Начар гадәтләр ул – тәмәке тарту, наркотиклар куллану, дөрес тукланмау, гаджетомания һ.б. Заманалар үзгәрү белән тормышыбызга төрле электрон уенчыклар килеп керә. Гаджет- электрон уенчык дигән сүз, ә гаджетомания – шул уенчыктан башка яши алмау. Андыйлар аз түгел. Кемнәрдер гел компьютер каршысында утыра, кемдер кесә телефонын кулыннан төшерми. Әгәр үзеңдә бу чирнең билгеләрен сизсәгез, нишләргә соң? Яраткан уенчыгың белән көнгә бер сәгатьтән дә артыграк "аралашмаска” тырышырга. Әгәр компьютер яки телефон белән уйнау теләге көчле икән, урамда йөрергә яки дусларыңа кунакка чыгып китәргә кирәк. Шулай ук көннәр буе сагыз чәйнәү дә начар гадәт булып исәпләнә. Өтсәвенә сагыз чәйнәүчеләр эшләрендә дә начар эшлиләр, чөнки игътибарлары кими һәм уйлау сәләтләре начарая. Шул ук вакытта табиблар сагызны күп чәйнәүчеләр пародонтоз, кариес, ашказаны авырулары белән күпкә ешрак авырыйлар дип кисәтә. Алар әйтүенчә, сагызны күп чәйнәү, кофе һәм тәмәке кебек үк, ияләшү китереп чыгара. Тәмәке тарту да кеше организмына зур зыян сала. Тәмәке тартучыларның 80% үпкә чире белән авырый. Тәмәке тартканнан соң, вак артерияләрнең диаметры 80 процентка кечерәя. Рак белән авыручыларның 90 проценты тәмәке тартучылар. Димәк, тәмәке тарту сәламәтлеккә зур зыян китерә. 
     Халык болай ди: "Чисталык - сәламәтлекнең нигезе”. Шуңа күрә мин чиста булырга, чиста йөрергә тырышам. Без әнием белән еш кына мунчага йөрибез. Мунча кешене сәламәтләндерә ди ул. Димәк, кеше сәламәт булсын өчен, режим белән тукланырга, санитария – гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, чисталыкны бар урында да сакларга, иртә - кич тешләрне чистартырга, атна саен мунча керергә, чәчне даими юып- тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә тиеш. Шулай ук һәр көнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга, исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт секцияләренә йөрергә кирәк.  (Укучы язмаларыннан)

    Моны белү файдалы

    Көз җитте исә күпләрнең хроник авырулары көчәеп китә, бик тиз салкын тия, хәл китә, күпләрнең кәефе начарлана. Бу чорны ничек исән-имин үткәреп җибәрергә соң?

    Тиз талчыгу, һәрвакыт йокы килү, кәеф кырылу көзен табигый хәл: организм шул рәвешле салкыннарга, көннең кыскаруына, озакка сузылган яңгырларга ияләшергә тырыша. Бу проблемалардан арынырга йокы ярдәм итәчәк - тәүлегенә 8 сәгатьтән дә кимрәк йокламаска кирәк.

    Күбрәк йөрегез, хәрәкәтләнегез! Тән энергиясе җанга көч өсти.

    алсу радиола, элеутерококк, лимонник төнәтмәләре дә хәл кертергә булыша (гипертония булганда аларны куллану тыела!).

    «Начар» хис-кичерешләрне аутотренинг һәм су процедуралары белән җиңәргә мөмкин: йокы алдыннан җылы ваннада ятарга, иртәне контраст душ белән каршыларга була.


    Салкын тидеме?


    Суык тию - көзнең киң таралган проблемасы, шуңа күрә бу вакытта күбрәк витаминнар ашарга кирәк. Чикләвек, гөмбә, ит ризыклары, яшел чәй  организмның көчен арттыра. Көзен һава торышына карап җылы киенү, аякларны юешләнүдән саклау мөһим. Әгәр дә эш урынында хезмәттәшләрегез төчкерә, авырый башласа, тизрәк вируска каршы чаралар куллану ягын карагыз.


    Ашказаны авыртамы?


    Ашказаны авыртуның сәбәбе көзге табынның үзгәрүенә бәйле - җәйге җиңел ризыклардан без үзебез дә сизмичә майлы, кыздырылган ашамлыкларга, майонезлы салатларга күчәбез. Туклану рәвеше дә бозыла - җәйге яллардан соң эш шундый күп өелә, еш кына тынычлап ашарга да вакыт калмый. Мондый очракта табибка мөрәҗәгать итегез, бәлки ул профилактик курс үтәргә киңәш итәр: авыртуга карап дарулар билгеләр, ашказаны согының кислоталылыгын киметүче һәм тынычландыручы чаралар кулланырга киңәш итәр.


    Йөрәк борчыймы?


    Һава торышының үзгәрүе йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары белән интегүчеләргә аеруча куркыныч. Чөнки алар кулланган дарулар  гадәттәге һава торышына исәпләнгән, ә менә һава шартлары кинәт алышынса, ул даруларның йогынтысы бетәргә дә мөмкин. Андый очракларда кыска вакыт дәвамында тәэсир итә торган даруларны алдан ук хәстәрләп кую дөрес булыр, аларны, әлбәттә, табиб киңәш итәргә тиеш. Даруларның ярдәме тимәсә, тизрәк «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.


    Хәтта сәламәт кешеләрнең дә еш алышынып торган көзге һава торышы аркасында кан тамырлары кысылырга мөмкин. Шуңа күрә үзегез белән авыртуны баса, спазмнарны бетерә торган дарулар йөртергә, йөрәк эшчәнлегенә, кан басымына игътибарлы булырга тырышыгыз.


    Буыннар сызлыймы?


    Дымлылык арту, температураның кискен амплитудасы, салкын җил исү - боларның барысы да терәк-хәрәкәтләнү аппараты авыруларының көчәеп китүе өчен уңайлы шартлар тудыра. Көзен йонн

    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Архив
    plugins-css.3dn.ru/