Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Татарстан яңалыклары
     
    Татарстан халкы   үзенең яраткан  шагыйре, язучысы Фәнис Яруллин белән хушлашты
     
                   
    73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат булды. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте. Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр… Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык. Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе. "Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” – ди Фәнис абый. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды. 1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде. Фәнис Ярулиннын урыны җәннәттә булсын!
    Чыганак: http://urmai-urmaevo.ucoz.ru
     
     
    Галимә Флера Сафиуллина вафат булды
     
     
     
     Татар теле галимәсе, үз вакытында Казан федераль университетының татар филологиясе гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы профессоры Флера Садри кызы Сафиуллина вафат булды.
    Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Накъ менә мәктәпнең башлангыч классларында кечкенә Флерада әдәбиятка, театрга мәхәббәт чаткылары уяна. Мәктәптәге бай китапханә, укытучыларның татар классикасыннан авыл халкы өчен спектакльләр куюлары, спектакльдә катнашкан авыл әбиләренең милли киемнәре моңа зур этәргеч бирә.
    Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының берсе булган укытучылык һөнәрен сайлый, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Аннары университетның татар теле кафедрасында эшли. Лаборант, бераз соңрак ассистент вазифаларын башкара. 1965 нче елда күренекле тел белгече М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый, «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага диссертация яклый. Шул вакыттан бирле Ф. Сафиуллинаның эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле. Мәктәптә – немец, университетта инглиз теле өйрәнүе дә ярап куя. Төрекчәне үзлегеннән өйрәнә, һәркайсында иркен аралаша ала.
    Галимә 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа – «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли. Бу кафедра – факультетта иң яше. Ул соңгы ун елда җәмгыятебездә булып узган тирән үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә, республикабызда Телләр турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру омтылышы белән яши. Аның максаты – яшәешебезнең төрле өлкәләрендә татар телен рус теле дәрәжәсендә куллана алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Монда галимә татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. Кафедрага чит илләрдән дә татар телен өйрәнергә килүчеләр күп.
    Профессор Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә.
    Фәннәр докторы Флера Садриевна җитәкләгән кафедрада эшләгән ун укытучының барысы да – фән кандидатлары. Шушы кечкенә коллектив университетның барлык факультетларында да татар теле укыта. Ә уку әсбапларының күпчелеге кафедра хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Татар телен өйрәнү өчен ул җитәкләгән кафедрага Америкадан, Швейцария, Англия, Германия, Кытай, Япония, Корея, Монголия кебек илләрдән дә студентлар килә, диелә «Сарман» газетасы сайтында.
    Флера Сафиуллина татар теленең синтаксисы; татар теленең лексикологиясе; татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы; лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.); татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы; мәктәп һәм вузлар өчен хәзерге татар телендә китап төзү юнәлешләрендә эшли.
    Аның кырыктан артык китабы, йөзләгән фәнни мәкаләләре, өч йөзләп публикацияләре бар. Аның тарафыннан дистәләгән китап, сүзлек, монография, фәнни хезмәт, әсбаплар, программалар, дәреслекләр, публикацияләр язылган. Чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырылган. Җиде диссертация якланган.
    Флера Сафиуллина – Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, «2000 нче ел Хатын-кызы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегия әгъзасы.
    Флера Садриевна – җәмәгать эшлеклесе дә: утыз елдан артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан дәүләт университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы. Профессор Сафиуллина Флера Садриевна шулай ук – тарих-филология факультетының Фәнни Совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының укыту-методик Советы әгъзасы була. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Флера Сафиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән исем дә бирелде. Бу хакта "Татар заманы” газетасы хәбәр итә.
     
      
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Календарь
    «  Сентябрь 2017  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    252627282930
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 45
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Архив
    plugins-css.3dn.ru/