Туган якның матурлыгы шигырьләрдә
Хөрмәтле сайт кунаклары! Туган якның матурлыгы турында язылган шигырьләр төрле чыганаклардан алынды.
Туган ягым
Туган ягым, туган авылым,
Мин-синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Җилләр булып очып килим
Газиз туган ягыма,
Җәйләремә кайтыйм әле,
Кышларыма-языма.
Кадерледән дә кадерле
Туган үскән ил генә.
Чит – ят җирләр күп булса да,
Туган җирем бер генә.
Авылым
Авылым, сине карыйм тау башыннан Изге авылым булган урыннан,
Кешеләрең синең ай-кояштай
Сиңа кайтам борма юлыңнан.
Күрәм яңа мәчет манарасын,
Тыңлыйм аннан азан тавышын.
Горурланам авылым, синең белән Шунда үтәм гомер агышын.
Сайрар кошлар кайта авылыма
Мул уңышлар үсә кырында.
Язларын да авылым ак чәчәктә
Кушып җырлыйм шушы җырымда.
Көмеш ай да йолдызлары белән
Китми кебек безнең авылдан.
Авылымның изге кешеләре
Саклый сыман безне давылдан.
Туган туфрак җылы-йомшак бит ул Күк йөзе дә аның зәп-зәңгәр.
Яңгырлары, хәтта ак карлары да
Челтерәп аккан чишмә чын әгәр.
Туган якны эзлим
Килгән язларымны көтеп алам, Күңелләрдә илһам кузгала. Әле дә туган җирем син бар әле, Яшь гомерем читтә узса да.
Күкрәгемдә йөрәк дулкынлана, Айдан якты тирән хисләрем. Мин гашыйкмын сиңа туган җирем, Хуш ис биргән чәчкә исләрен.
Туган җирем бирдең канатлар да Очам кебек коштай кагынып. Гөрләвекләр булып борылып агам Туган якны өзелеп, сагынып.
Дәрьядагы ялгыз җилкән кебек Дулкынлана йөрәк сызланып. Елгалар да ярсып елый кебек Туган якны эзләп, сагынып.
Яз хәбәре
Туган җиргә, яз хәбәре алып, Сайрар кошлар кайта тезелеп. Мин язларда, туган якны сагынып Кошлар җырын тыңлыйм, өзелеп.
Сыерчыклар үз оясын корып,
Җырлар суза туган якларга.
Табигатьнең һәрбер гүзәллеген,
Матурлыгын кирәк сакларга.
Кышкы урманда
Кыш — художник, сокланырлык итеп, Ямь, матурлык биргән урманга. Бар җирдә дә йомшак кар җәймәсе: Аланнар да ап-ак, юллар да.
Өсләренә көяз чыршыларның Ак ефәктәй бәсләр уралган. Таң тууга, энҗе бөртекләре Балкый анда алсу нурлардан.
Иртә саен, уятып бу урманны, Яңгырый монда балта тавышы, Һәм башлана, яңа җыр шикелле, Күңелле эш, хезмәт ярышы.
Туган илнең төрле якларына Бу агачлар тизрәк китсен дип, Яңа йортлар, гигант төзелешләр — Һәммәсе дә гөрләп үссен- дип, Чын дәрт белән эшли һәр урманчы, Арта куәт көчле кулларда;
Бүрәнәләр төяп, машиналар, Тракторлар уза юллардан. Яңгырый, кушылып пычкы чыңлавына, Йөкчеләрнең дәртле җырлары. Олауларны ерак юлларына Озатып кала чыршы урманы. Әнәс Кари.
Кич
Кара инде гүзәл бу дөньяны,
Искиткеч кич бүләк итә ул,
Сулап туя алмыйм саф һаваны,
Бар тәнемә шифа бирә ул.
Җылы җиле назлый чәчләремне,
Тыныч гомер вәгъдә итә ул.
Үзе белән көньяк гөлләренең
Серлелеген бүләк итә ул.
Йолдызларның якты нуры кичне
Сихерлерәк итә тагын да,
Тын йокыга тала бар тереклек
Уянырлар әле таңында.
Түп- түгәрәк аем күзли җирне,
Бар инсанга якты тарата,
Киек каз юлының муенсасы
Галәм буйлап нурлар тарата.
Алсу Нәҗми.
|