Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
                                       Укучылар иҗаты
                                                                 
                                                Туган ягым
     
    Туган як.  Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин. Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер. Ләкин туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була.   
     Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Г.Бәширов, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи һәм башка күп кенә күренекле язучылар тарафыннан бу теманы яктырткан бихисап әсәрләр күпләргә таныш. Әдипләр кеше һәм туган җир арасындагы элемтәнең мөһимлеген аңлап, бу элемтәне тагын да көчәйтүне һәм туган якка карата булган битарафлыкны булдырмый калуны күздә тоталар. Язучылар, билгеле бер төбәкне һәрьяклап тасвирлап, укучыларны үзләренең шунда яшәгән вакытта кичергән хисләре белән генә түгел, ә табигатьне һәм тирә-юньне сурәтләп, яңа авыллар, шәһәрләр белән таныштыралар. Мондый әсәрләрне укыган кеше берничек тә тыныч күңел белән кала алмый. Әйтик, Н.Думави үзенең шигырендә туган яктан аерылып киткән кешеләр һәм аларның нинди кичерешләр кичерүен яза. Ерак, ерак якта ниләр бар? Бакчалар бар анда, гөлләр бар. Талга кунган сандугач та бар. Анда юк минем телем, сүзләрем, Мин сагышымны кемгә сөйләрмен? Ерак, ерак якта ниләр бар? Гашыйкларга гашыйк тиңнәр бар. Ә мин кемгә гашыйк булырмын? Син дә юк анда, мин дә юк анда, Безнең бәхетләр – туган Ватанда. Язмыш җилләре кайчакта бик усал булып, кешеләрне үз төбәкләреннән аерылып китеп, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр итә. Мәсәлән, танылган язучы Гаяз Исхакыйга нахак ялалар ягыла, һәм ул туган җиреннән, туган туфрагыннан читтә яшәргә мәҗбүр була. Шундый авыр язмышка дучар булган әдипкә күп кенә чит җирләрдә яшәргә, үзенең милләтеннән булмаган кешеләр белән аралашырга туры килә. Мин үз тормышымда мондый катлаулы сынаулар булуын теләмәс идем. Чөнки мин туган авылымнан берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм. Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. "Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал. Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.
      чыганак:  Биклән мәктәбе, интернет.
     
                                                  Туган җирем- Татарстан
     
    Идел ярларына нурлар сибеп,
    Матур булып ата бездә таң.
    Таң шикелле матур туган җирем
    Гүзәл җирем минем - Татарстан.
     Әнкәй, туган нигез, туган җир...Бу сүзләр hәммәбезгә якын, кадерле. Якты дөньяга килеп, кендек каны тамган җирдә яшәгән кеше – иң бәхетле кеше. Мин иң гүзәл, иң матур җирдә - Татарстанда яшим. Татарстан- минем Ватаным. Татарстан - зур тарихлы республика. Мең еллар элек Идел белән Чулман кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. Х гасырда болгар кабиләлә -ре дәүләт булып оешкан. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткән. 1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә. XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә. 1920нче елда Татар автономия республикасы төзелә. 1921нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә. 1990нчы елдан республиканың рәсми исеме- Татарстан Республикасы. Мөстәкыйль дәүләт итеп кабул ителгәннән соң, Татарстанның Дәүләт Советы төзелде, беренче Президенты сайланды, дәүләт символлары булдырылды. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала. Татарстаныбыз - табигате ягыннан иң бай һәм матур республика. Калын зур урманнар да, җәелеп киткән болыннар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында төрле чәчәкләр, агачлар үсә, куе агачлар арасында пошилар, аюлар, бүреләр, кызыл тунлы төлкеләр һәм куяннарны очратасың. Ватаныбызны "дүрт елга иле” дип йөртәләр. Аның аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ елгалары ага. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Республиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Киң болын-кырларында аллы-гөлле чәчәкләр, шифалы үләннәр бик күп. Кырларында игеннәр мул уңыш бирә. Терлекчелек алга киткән. Республиканың иң зур шәһәрләре – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама. Яр Чаллы шәһәренең дә даны ерак ларга таралган. Биредә Россиянең иң эре автомобиль заводларының берсе КамАЗ бөтен дөньяга танылган баһадир "КамАЗ” машиналары җитештерә. Түбән Кама – химиклар шәһәре.Монда эшләнгән шиннар, каучук, төзелеш материалларын Россиянең барлык почмакларында беләләр. Чистай шәһәрендә атаклы "Восток” сәгатьләре, Яшел Үзәндә суыткычлар эшләнә. Татарстанның иң зур байлыгы-нефть. Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә нефтьчеләр шәһәре. Шулай ук мең еллык тарихы булган Алабуга шәһәре дә данлыклы. Ул-күренекле шәхесләрнең туган җире. Казан – Татарстанның башкаласы. Казан- иң борыңгы шәһәр, аңа нигез салынуга мең ел. Ул Иделнең сул як ярына урнашкан. Казан-республикабыз -ның иң зур шәһәре. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Казан шәһәренең барлыкка килүе турында шундый легенда бар: бер кыз юарга дип алып төшкән казанын Иделгә төшереп җибәргәч, "Казан, әй Казан!” – дип кычкырган. Аның үзәк өзгеч тавышын тирә-юньда яшәүчеләр дә ишеткән. Тиздән бу тирәдә яшәүче халык үсеп килүче каланы "Казан” дип атый башлаган. Казан үсә, матурлана! Күрәсезме! Аңа инде мең яшь тулды. Беләсезме? Мең ел гомер, гүя мизгел аның өчен, кичә генә төзелгән күк безнең өчен. Шәһәр көннән – көн үсә, яңара. Яңа төзелешләр алып барыла. Президентыбыз М.Ш.Шәймиев тарихи биналарны саклау буенча эшне оештыра. Европа үрнәгендә төзелгән заманча биналар: "Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәге, "Баскет-холл” спорт комплексы - халыкның яраткан ял иту урыннары. Боз сарае, яңа ипподром һәм Казансу елгансы аша асылмалы күпер генә ни тора! Казанда метро төзелү - үзе бер вакыйга. Казан- сәнгать шәһәре. Анда театрлар, филармония, Концерт заллары, цирк, музейлар бар. Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия тетры һәм Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры артистлары чыгышын чит илләрдә дә яратып карыйлар. Башкалабыз - киң күңелле шәһәр. Анда гел чит илләрдән кунаклар кил- еп тора. Барысыда Казанны мактап, соклануларын белдерәләр.Тарихи һәйкәлләр, истәлекле урыннарга ел саен туристлар килә. Менә рәнҗетүләргә түзгән, төрле яулардан исән калган горур Казаны -быз! Әйе, Татарстан - бик бай республика. Әмма аның иң зур байлыгы - халкы. Республикабызда 4 миллионга якын кеше яши. Күпчелеге-татарлар һәм руслар, ә калганнары-чувашлар, мордвалар, марилар һәм башка милләт халыклары. Республикабыз халыклары дус һәм тату тормыш итәләр. Бергәләп бәйрәм итәләр, күңел ачалар. Татарстан – иминлек һәм тынычлык республикасы. Республикада мәдәният үсешенә нык игътибар бирелә. Монда дөнья -күләм танылган театрлар, музейлар, уку йортлары эшли. Без Татарстан исемен дөньяга таныткан күренекле шәхесләребез белән горурланабыз. Монда әсәрләре бөтендөнья әдәбият хәзинәсен баеткан Кол Гали, Мөхәммәдьяр, К.Насыйри, Г.Тукай, Л.Толстой, И.Шишкин, С.Сәйдәшев яшәгән һәм иҗат иткән. Галимнәр А.Бутлеров. Н.Зинин кебек бөек кешеләре - безнең ачышлары фән үсешенә зур өлеш кертте. Композиторлар Н.Җиһанов, С.Садыйкова. Р.Яхин һәм дә Б.Урманче, Х.Якупов кебек күренекле рәссамнар белән халкыбыз горурланып яши. Әйе, горурланырлык шул минем Ватаным. Мин Татарстан җирендә яши м! Татарстаныбыз тагын да үссен, ныгысын! Халыклары һәрвакыт дус, бердәм яшәсеннәр! Республикабызның даны бар дөньяга таралсын! Илебездә тынычлык, дуслык булсын! Моның өчен һәрберебез тырышырга тиеш. Татарстаныбызның киләчәге зур.Сүземне шигъри юллар белән дәвам итәсем килә:
    Мин яратам сине, Татарстан,
    Горур халкың өчен яратам!
    Җан эреткән әнкәм телең өчен –
    Татар телең өчен яратам.
    Мин яратам гүзәл Чаллы ягын,
    Киң күңелле Казан каласын.
     Илем күгендә син, Татарстан,
     Ал кәнәфер булып янасың.
    Әйе, гүзәл дә соң минем туган җирем! Чит илләрдән матурлык эзлисе дә түгел, ул үзебездә - Татарстаныбызда. Урманнарда йөреп күңелгә рәхәтлек аласың, саф сулы чишмәләрдән салкын су эчеп сусауны басасың. Язын ап-ак шау чәчәккә күмелгән алмагачларга, көзен уттай кызыл миләш тәлгәшләренә ничек сокланмыйсың?! Шуңа да кая гына барсам да, үз туган ягымны – Татар- станыбызны сагынып кайтам. Дөньяда матур җирләр күп, әмма туган яктан да кадерлерәге юктыр Ходай туган җирдән аермасын. Юкка гына Гөлшат апа Зәйнәшева да:
    " Мин гашыйк илемдә үскән
     Талларның барчасына.
    Үз илемдә ямьле миңа
     Бәрәңге бакчасы да ", - дип язмагандыр.
    Саубанова Ләйсән. Бәтке урта мәктәбе укучысы
     
     
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Архив
    plugins-css.3dn.ru/