Электрон ресурслар | Полезные сайты |
Безнең баннер |
Баннер коды:
|
Сайт кунаклары |
|
|
Главная » 2011 » Декабрь » 08
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле матур туган җирем
Гүзәл җирем минем - Татарстан.
|
Кеше һәм туган җир... Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул – син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь – яшел чирәм, халык бәйрәмнәре һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре – халкы. Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында ялан аяк йөрисе килә. Тугайларда, болыннарда гөрләп үсүче какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары төшләргә кереп йөдәтә.
|
Туган ягыбызның матур табигате һәркемне үзенә җәлеп итә. Калын урманнары, елга-күлләре үзләренең гүзллеге белән һәркемне хәйран калдыра. Кеше кайларда гына йөрмәсен, үзенең туган ягын сагынып кайта. Туган җир! Һәркемгә кадерле, якын ул!
|
|
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|