Кышның салкыннарыннан соң без язны сагынып көтеп алабыз. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Март аеның уртасы җитсә дә, әле һаман яз билгеләре күренми. Язның кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итәр, тиздән җылытвр. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куяр. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлар. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырар. Түбә калайларыннан пар күтәрелер.
Көннәр дә озыная бара. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар. Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!
|