Кеше һәм туган җир... Бу ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул – син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь – яшел чирәм, халык бәйрәмнәре һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре – халкы. Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында ялан аяк йөрисе килә. Тугайларда, болыннарда гөрләп үсүче какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары төшләргә кереп йөдәтә.
|