Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Категории раздела
Мои статьи [23]
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Главная » Статьи » Мои статьи

    В категории материалов: 23
    Показано материалов: 1-7
    Страницы: 1 2 3 4 »

    Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Просмотрам

    Татарстан ике ел дәвамында укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадалары җиңчеләре һәм призерлары саны буенча лидер санала. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.

    "Безнең өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклау буенча эшләр, олимпиада хәрәкәте республика белем бирү сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе санала", - дип билгеләп үтте ведомство вәкиле.

     

    Мои статьи | Просмотров: 567 | Добавил: Гельсиня5358 | Дата: 21.01.2016 | Комментарии (0)

    РФ субъектларында, шулай ук чит илләрдә, татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрелә. Ул ТРның 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

    Мои статьи | Просмотров: 1406 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 24.09.2012 | Комментарии (0)

    Казан федераль университетыннан алынган хәбәргә караганда, яңа 2012-2013 уку елында компьютер лингвистикасы факультеты үзенең эш формасын үзгәртәчәк. Лингвистика, әдәбият белеме, сәнгать һәм дизайн өлкәсендә мәгълүмати технологияләрне тирәнтен өйрәнү максатыннан, кече Филология һәм сәнгать институтының тиешле факультетларында мәгълүмати технологияләр буенча махсус дәресләр һәм секцияләр оештырылачак. Бу киләсе елдан студентларны "зур” Филология һәм сәнгать институтының барлык әзерлек юнәлешләре (рус, татар, чит телләр, тәрҗемәчелек эше һәм мәдәниара аралашу, сәнгать һәм дизайн) буенча мәгълүмати технологияләрне өйрәнүче төркемнәргә кабул итү башлану белән аңлатыла.
    Кече Филология һәм сәнгать институтында мәгълүмати технологияләрне тирәнтен өйрәнүне оештыру максатыннан, институт җитәкчелеге "Филологиядә мәгълүмати технологияләр мәктәбен” оештыру турында карар кабул иткән.
     
    Мои статьи | Просмотров: 748 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 24.09.2012 | Комментарии (0)

    "Белем җәүһәрләре" бәйгесен ел дәвамында күзәтеп барган хөрмәтле сайт авторлары һәм сайт кунаклары! Менә III Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дә төгәлләнде. Якындагы ике атна дәвамында бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары танышып чыгачак. Алар Интернет-проектлар белән танышачаклар, сайтларның эчтәлегенә, техник яктан камиллегенә һәм дизайнына үз бәяләрен бирәчәкләр. Зур темплар белән булмаса да, елдан ел бәйгедә катнашучы сайтлар саны арта бара. Быел бәйгедә катнашырга теләк белдереп 53 гариза килде, алар арасыннан 49 интернет-проект бәйгегә кабул ителде. Бәйгегә кабул ителгән Интернет-проектлар белән сез Катнашучылар битенә кереп таныша аласыз.


    Мои статьи | Просмотров: 784 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 17.09.2012 | Комментарии (0)

    Татарстанда ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясен быел да киң колач җәеп оештырырга җыеналар. Традиция буенча әлеге проект 1-25 август көннәрендә Түбән Камада да узачак. Узган ел Түбән Кама муниципаль районында укырга керүче 269 балага 1 миллион сумлык һәм 2-11 сыйныфларга баручы 314 укучыга ярдәм күрсәтелгән иде. 2007-2011 елларда тулаем Татарстан буенча алганда, беренче тапкыр мәктәпкә баручы 85 730 сабыйга ярдәм күрсәтелде. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручыларга 63 373 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. 

    Мои статьи | Просмотров: 1024 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 29.07.2012 | Комментарии (0)

    Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына тагын үзгәрешләр кертеләчәк. Дәүләт сынаулары катлаулыгы ягыннан ике баскычка - базалы һәм профильлегә бүленәчәк. Әлеге эксперимент 2014 елда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.
     

    Мои статьи | Просмотров: 1133 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 29.07.2012 | Комментарии (0)


     
    Бүген 77 яшендә халкыбызның танылган драматургы, прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Туфан Габдулла улы Миңнуллин вафат булды.
    Аның мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәләренә керткән хезмәте гаять зур. Ул - Татарстан Республикасы Халык язучысы, Станиславский исемендәге Россия дәүләт премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе, М. Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
    Туфан Миңнуллинның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
    Мои статьи | Просмотров: 806 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0