Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Категории раздела
Мои статьи [23]
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Главная » Статьи » Мои статьи

    Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат

    Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе. "Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” – ди Фәнис абый. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды. 1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде. Фәнис Ярулиннын урыны җәннәттә булсын!

    Категория: Мои статьи | Добавил: Укытучы7 (13.12.2011)
    Просмотров: 1334 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0