Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:
• катнашучыларны 13 сентябрьгә кадәр КФУның http://preentrant.ksu.ru/ abiturient.kpfu.ru порталында теркәү;
• беренче, ягъни сайлап алу туры (татар телен, тарихын, традицияләрен
һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан,
интернет-тест уздыру) – 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр.
Интернет-тест мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның
"өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә;
• икенче тур – 2012 елның 19 октябреннән 20 октябренә кадәр. Икенче тур
сайлап алу туры (интернет-тест) нәтиҗәләре буенча уздырыла. Бу турга
үткән катнашучылар исемлеге, 2012 елның 20 сентябренә кадәр
abiturient.kpfu.ru порталында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
сайтында http://mon.tatarstan.ru урнаштырылачак;
• Икенче тур түбәндәге этаплардан тора:
- телдән сөйләм конкурсы;
- татар теле һәм әдәбиятына, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә
караган биремнәрне һәм тәкъдим ителгән темага эссе язуны үз эченә алган
язмача конкурс;
- башкару осталыгы конкурсы (татар җырлары һәм биюләре, сәнгатьле сөйләм);
- туган ил яки яшәү урыны белән таныштыру конкурсы (презентация, видеоматериаллар рәвешендә һ.б.) Олимпиадда катнашу шартлары:
• анда Россия Федерациясе субъектларында яшәүче 9, 10, 11 сыйныф
укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар
катнаша ала (14-25 яшьләрдәге).
• Моның өчен катнашучы КФУның abiturient.kpfu.ru порталында үзе теркәлү узарга тиеш.
• Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгы дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар һәм
шушы турда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә олимпиадада
катнашучыларның һәрберсенә катнашучы сертификаты биреләчәк.
Олимпиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
тарафыннан оештырыла, шуны Тестлаштыру һәм БДИга әзерләү укыту-методика
үзәге оештырып чыга.
Элемтәгә керү өчен телефоннар: конкурсны
оештыру комитеты: (843) 292-27-74, 292-59-93, КФУның техник ярдәм
бүлеге: (843) 238-77-11,
e-mail: rt.test@ksu.ru
|