Мәктәп эшчәнлеге институтка килеп белем алу һәм читтән торып уку белән
бәйле булачак. Мәктәп каникулларында институтка киләчәкләр. Алар белән
дәресләр, мастер-класслар, университет һәм чакырылган укытучылар
җитәкчелегендә тренинглар, компьютер лингвистикасы һәм интеллектуаль
технологияләр өлкәсендәге әйдәп баручы галимнәр белән очрашулар
оештырылачак.
|