Быел олимпиадалар 24 фән буенча үткәрелә. Мәгълүм фәннәргә итальян, кытай һәм испан телләре өстәлде. Алар буенча төбәк этаплары 9-12 февраль көнне уза. Әйтергә кирәк, быел Казан информатика һәм ОБЖ, математика, физика һәм билогия буенча "Ачылыш" халыкара олимпиадаларының йомгаклар этапларын, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданы һәм рус телендә белем алмаучы мәктәпләр өчен рус теле буенча олимпиаданы кабул итәчәк. Республика олимпиада хәрәкәтенең төп вакыйгасы бу елның август аенда Казанда узачак информатика буенча 28нче олимпиада булыр дип көтелә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
|