Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Категории раздела
Мои статьи [23]
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Главная

     Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011-2012 нче уку елы планы нигезендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни эзләнү-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатында, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен 2012 елның 20 апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районы 170 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Фатих Әмирханның иҗади мирасын өйрәнү буенча V республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Бу чарада минем ике укучым катнашты. Галимханова Илзирә I урынны, Волков Дмитрий II урынны яуладылар. Алар мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнде.

    Мои статьи | Просмотров: 1302 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 27.04.2012 | Комментарии (0)

    Казанский (Приволжский) федеральный университет Кафедра конфликтологии философского факультета Центр медиации, урегулирования конфликтов и профилактики экстремизма НП «Лига медиаторов Поволжья» с 27 февраля по 15 апреля 2012 года проводят Всероссийский конкурс эссе: «Патриотизм глазами детей» среди учащихся 9 - 11 классов На конкурс принимается эссе по теме: «С чего начинается Родина… ». - Понятие «малой Родины». - Патриотизм или национализм? - Кто такие россияне? - Патриотизм, национализм, шовинизм. - Противодействие национальному экстремизму. - Формирование толерантности в молодежной среде. - Гражданские ценности в России XXI века. 

    Мои статьи | Просмотров: 1921 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 10.04.2012 | Комментарии (0)

    12 нче март көнне Казан шәһәренең Мәскәү районы 17 номерлы татар гимназиясендә татар язучысы, галим, публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел булу уңаеннан V республикакүләм фәнни- гамәли конференция уздырылды. Конференциядә түбәндәге секцияләрдә чыгышлар тыңланды:
    Г.Ибраһимов турындагы эшләр;
    Әдәби мирас;
    Үсеш тенденцияләре;
    Музей педагогикасы һәм тарих секциясе;
    Иҗади эшләр һәм инглиз теле секциясе;
    Рус филологиясе;
    Укытучылар эшләре.
    Җиңүчеләр Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, ә аларны әзерләгән укытучылар министрлыкның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
    Безнең мәктәптән дә бу фәнни-гамәли конференциядә укучылар актив катнаштылар. 8а сыйныфы укучысы Галимханова Илзирә (Җитәкче: Якупова Г.З.) III нче урынны яулап, диплом белән бүләкләнде. 7а сыйныфы укучысы Апсалямов Дамирга (Җитәкче: Апсалямова Р.Х.), 10 нчы сыйныф укучысы Фарукшина Ләйсәнгә (Җитәкче: Валиева Ф.Г.) конференциядә катнашканнары өчен министрлыкның таныклыклары тапшырылды.

    Мои статьи | Просмотров: 719 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 15.03.2012 | Комментарии (0)

    Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип игълан итеп, ел дәвамында башкарасы эшләрне бер ай эчендә барлап расларга дигән фәрман чыгарды. 9 гыйнвар көнне президент Дмитрий Медведев фәрманы белән илдә Русия тарихы елы дип игълан ителгән иде. Шуннан соң әлеге елны татарның яшь активистлары Батырша, Татарстанның аксакаллар шурасы Татар тарихы, дин әһелләре Коръән елы дип атады.
    26 гыйнвар көнне Татарстанда да Русиянекеннән әллә ни аерылмаган шул рухтагы тарихи-мәдәни мирасны саклау елы булачак дип игълан ителде.

    Мои статьи | Просмотров: 962 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

     Узган елның дүртенче кварталында республика укытучыларының хезмәт хакы 17 мең 851 сум тәшкил иткән Татарстанда 2011 ел ахырында укытучыларның хезмәт хакы беренче тапкыр төбәктәге икътисад буенча уртача эш хакыннан артып киткән. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә министр Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, "Киләчәк” программасы кысаларында укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча эш алып барылган. Шулай ук грант программалары тормышка ашырыла. Болар барысы да педагог һөнәренең абруен күтәрү өчен эшләнә. Министр китергән мәгълүматлар буенча, узган елның дүртенче кварталында республика укытучыларының хезмәт хакы 17 мең 851 сум тәшкил иткән.   

    Мои статьи | Просмотров: 641 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 03.02.2012 | Комментарии (0)

     "Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе укучылары белән өстәмә шөгыльләнүне (репетиторлык) тыя, шулай ук башка үзгәрешләр дә бар. Билгеле булганча, әлеге закон проекты өстендә эш 2009 елда ук башланган иде. Аның берничә варианты эшләнде, җәмәгать тыңлаулары узды. Әмма әлеге документ буенча бер фикергә киленмәде.
    Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы сайтында урнаштырылган закон проекты төрле тәкъдимнәрне, югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләрен һәм дәүләти булмаган балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм вузларны финанслауның яңа принципларын да исәпкә алган.
    Төрле вариантлар булуга карамастан, закон проектында башлангыч һөнәри белем бирү төшенчәсе юк. Аны хәзер квалификацияле эшчеләр һәм урта буын белгечләрен әзерләүче программаларга кертергә тәкъдим ителә. Закон проектында иҗат училищелары үзенчәлекләре исәпкә алынган.
    Яңа проектта югары белемгә бакалавриат кына түгел, специалитет, магистратура, шулай ук фәнни-педагогик кадрлар әзерләү, ординатура, ассистентура-стажировка да кертелгән. Ә докторантурага кагылышлы барлык мәсьәләләр "Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәт турында” законда чагылыш табачак.
     

    Мои статьи | Просмотров: 726 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 18.01.2012 | Комментарии (0)

    21 февральдә Казанда "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
     Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларны әлеге конференциядә катнашырга чакыра. Конференциядә бүгенге көндә теоретик һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия булган лингвокультурология, телара багланышлар һәм тәрҗемә мәсьәләләре, этнопсихология һәм социология проблемалары белән шөгыльләнүчеләр катнашыр дип көтелә. Конференция татар телендә барачак. 
     Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була. Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, КФУ, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасына (конференциягә). Электрон адрес: 2011kolil@mail.ru һәм телефон: (843) 2926831.
    Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

    Мои статьи | Просмотров: 769 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 02.01.2012 | Комментарии (0)

    http://amazing-games.ru/
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    http://amazing-games.ru/