Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Категории раздела
Мои статьи [23]
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Главная

    Шушы көннәрдә мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре үткәрелә.  Бүген безнең мәктәптә дә бәйрәм оештырылды. Бәйрәм һәр укучының күңеленә хуш килде. Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар төрле уеннар, биюләр, җырлар алып килгәннәр.  Укучыларыбыз алар белән рәхәтләнеп күңел ачты. Бу көн аларның күңелендә истәлекле көн булып калыр.

    Мои статьи | Просмотров: 628 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 30.12.2011 | Комментарии (0)

     
    Яңа ел белән, дусларым!
    Мои статьи | Просмотров: 665 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 25.12.2011 | Комментарии (0)

    Кичә сыйныф бүлмәләре арасында  Яңа елга бүлмәләрне бизәү буенча үткәргән бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңүче сыйныфлар: 6а (сыйныф җитәкчесе Якупова Г.З.). 7в (сыйныф җитәкчесе Насибуллина Н.Н.), 10  нчы сыйныф (сыйныф җитәкчесе Будкин А.Н.). Җиңүчеләргә мактау кзгазьләре тапшырылды.

    Мои статьи | Просмотров: 646 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 25.12.2011 | Комментарии (0)

     Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә ныклы әзерлек эшләре алып барыла. Шул уңайдан, бүген  мәктәбебездә Яңа елга бизәлгән кабинет бәйгесенең йомгаклау этабы булды.  Жюри тарфыннан һәр класс бүлмәсе төрле критерийлар буенча тикшерелде, үз бәясен алды. Һәр  сыйныф бүлмәсе мактауга лаек. Укучылар ниләр генә уйлап тапмаган да, ничек кенә сыйныф бүлмәләрен бизәмәгән! Аларга килеп кергән кеше үзен әкият дөньясындагыдай хис итә. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү кыен булыр, әлбәттә. Бәйгегә нәтиҗәләр иртәгә линейкада ясалачак.

    Мои статьи | Просмотров: 577 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

    20 нче декабрьдә, Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы мәктәбендә телче, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары булды. Анда республикабызның төрле  районнарыннан  укучылар үзләренең фәнни эшләре белән  катнаштылар.  Әлеге чара һәркемнең күңелендә якты истәлекләр калдыргандыр, мөгаен. Һәр килгән кунакны татар халкының милли киемнәреннән  чәк-чәк белән каршы алган укучы кызлар да, матур итеп бизәлгән мәктәп тә   чараның  нинди   югары дәрәҗәдә оештырылганын  аңлатып тора иде.  Укучыларның үзләре башкарган фәнни эшләре белән  уңышлы чыгыш ясаулары да күңелне куандырды. Барысы да ныклы әзерлек белән килгәннәр.  Минем укучым Волков Дмитрий  фәнни конференциядә беренче тапкыр гына чыгыш ясады. Номинациядә җиңүче дипломы алу - аның өчен зур куаныч булды. Шушы укуларны оештыручыларга рәхмәтебез чиксез зур.

    Мои статьи | Просмотров: 602 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

    Районыбызда шушы көннәрдә  татар теле һәм татар әдәбиятыннан фән олипиадалары үткәрелде.
    Бу олимпиадаларда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 9 нчы сыйныф укучылары арасында татар теле буенча үткәрелгән олимпиадада Абдурашитова Диана (укытучысы Якупова Г.З.) беренче урынны яулады. Шулай ук татар төркемнәренең 11 нче сыйныф укучылары  арасында Сагитов Аяз (укытучысы Шарапова Р.М.),  рус төркеменең 9 нчы сыйныф укучысы Брицова Александра (укытучысы Исламова М.Х.) икенче урыннаргаа лаек булдылар. Әдәбияттан Волков Дмитрий (укытучысы Якупова Г.З.) беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.

    Мои статьи | Просмотров: 792 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 18.12.2011 | Комментарии (0)

    Татарстан Республикасы мәктәпләре сайтлары арасында бәйге башланды.
    Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә. Бәйге 5 декабрь көнне башланып китте һәм гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар кабул ителә башлады.
    Конкурс 3 этаптан тора: 10-16 гыйнвар көннәрендә бәйгегә килгән гаризалар кабул итеп алына. Әлеге этапта бәйге таләпләрен канәгатьләндермәгән барлык гаризалар төшереп калдырыла. Интернет-фестиваль рәвешендә үткәрелгән икенче этапта бәйгегә кабул ителгән сайтлар турында интерактив фикер алышу булачак. 

    Мои статьи | Просмотров: 606 | Добавил: Укытучы7 | Дата: 17.12.2011 | Комментарии (0)

    1-7 8-14 15-21 22-23
    http://amazing-games.ru/
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    http://amazing-games.ru/