Меню
Төп бит
Яңалыклар
Сайт турында белешмә
Татарстан буйлап сәяхәт
Видеозал
Фотогалерея
Гореф-гадәтләр, йолалар
Милли бәйрәмнәр
Күңел бизәкләре
Сәламәт булу-бәхет
Туган ягым җырларда
Шигърияттә туган як
Уй дәрьясы
Форум
Кунакханә
Категории раздела
Мои статьи [23]
Электрон ресурслар
Полезные сайты
Безнең баннер
Баннер коды:



Баннерлар
Kitap.net.ru
Якупова Гөлсинә сайты
Татары. Татарский Всемирный Сервер ТАТАРЛАР.РУ
Тайны татарского народа
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Cылтамалар
  • белем.ру
  • про школу.ру
  • педсовет орг
  • открытый класс
  • Министерство образования и науки Р.Т.
  • Сайт кунаклары
    Главная » Статьи » Мои статьи

    Галимә Флера Сафиуллина вафат булды

       Галимә 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа – «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли. Бу кафедра – факультетта иң яше. Ул соңгы ун елда җәмгыятебездә булып узган тирән үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә, республикабызда Телләр турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру омтылышы белән яши. Аның максаты – яшәешебезнең төрле өлкәләрендә татар телен рус теле дәрәжәсендә куллана алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Монда галимә татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. Кафедрага чит илләрдән дә татар телен өйрәнергә килүчеләр күп.
    Профессор Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә.
    Фәннәр докторы Флера Садриевна җитәкләгән кафедрада эшләгән ун укытучының барысы да – фән кандидатлары. Шушы кечкенә коллектив университетның барлык факультетларында да татар теле укыта. Ә уку әсбапларының күпчелеге кафедра хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Татар телен өйрәнү өчен ул җитәкләгән кафедрага Америкадан, Швейцария, Англия, Германия, Кытай, Япония, Корея, Монголия кебек илләрдән дә студентлар килә, диелә «Сарман» газетасы сайтында.
    Флера Сафиуллина татар теленең синтаксисы; татар теленең лексикологиясе; татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы; лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.); татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы; мәктәп һәм вузлар өчен хәзерге татар телендә китап төзү юнәлешләрендә эшли.
    Аның кырыктан артык китабы, йөзләгән фәнни мәкаләләре, өч йөзләп публикацияләре бар. Аның тарафыннан дистәләгән китап, сүзлек, монография, фәнни хезмәт, әсбаплар, программалар, дәреслекләр, публикацияләр язылган. Чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырылган. Җиде диссертация якланган.
    Флера Сафиуллина – Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, «2000 нче ел Хатын-кызы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегия әгъзасы.
    Флера Садриевна – җәмәгать эшлеклесе дә: утыз елдан артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан дәүләт университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы. Профессор Сафиуллина Флера Садриевна шулай ук – тарих-филология факультетының Фәнни Совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының укыту-методик Советы әгъзасы була. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Флера Сафиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән исем дә бирелде. Бу хакта "Татар заманы” газетасы хәбәр итә.

    Категория: Мои статьи | Добавил: Укытучы7 (13.12.2011)
    Просмотров: 1044 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]
    Сайтка керү
    Сайттан эзләү
    Сораштыру
    Сайтны бәяләргә
    Җавапларның барлыгы: 49
    Нәни чат
    Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0