Июнь — җәй ае. Бөтен дөнья уяна. Матур итеп кошлар сайрый. Чишмәләр челтерәп ага. Көннәр озая, төннәр кыскара. Күктә кояш балкый.
Шулай ук июнь - чәчәкләр ае да. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!