Туган ягыма май ае аяк басты! Җирне сусыл яшь үлән, агачларны озын Һәм кызгылт песиләр, яшел яфраклар каплады. Хәзер кая карама шунда чәчәкләр... Табигать инде бик иркен сулый. Сылу каеннар гына, җылы көннәрнең килеп җитүенә ышанып җитмәгәндәй, бөреләрен яңа ача башладылар. Әйтерсең алар яшел төтен пәрдәсенә төренделәр.
Яз бик вакытлы килде. Көтмәгәндә, тын гына торган нарат урманнары шаулап куйды, елгаларда чал дулкын күбекләре уйнады. Бөркүлек сизелде. Ә кояшны болыт каплады. Ул да булмады, еракта арба тәгәрәгәндәй, тагын бер җиңел күкрәү ишетелде. Ул артык кабатланмады, һәм күгелҗем күк, кашын-кабагын җимереп, ниндидер тирән уйга талган кебек күренде. Ләкин бу тынлык озакка бармады. Бая ишетелеп кенә калган күкрәү тоташ гөрелтегә әйләнде. Шул ук минутта җир Һәм күк арасында елтырап яшен атылды. Анысы сүнгәнче үк икенчесе, шундук өченчесе. Ә күкрәү Һаман кабатлана, ул Һаман көчәя, дәһшәтләнә барды. Менә шунда инде чиләкләп яңгыр коя башлады. Ул бик озак яуды Һәм кинәт кенә тынды. Ә тагын бераздан күңелле итеп кояш карады. Җир белән күкне тоташтырып, салават күпере балкыды.
|